Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Банка стерильләштерүнең 5 гади ысулы

Моның өчен махсус җайланмалар кирәк түгел.

Хәзер кышка ризык әзерләү вакыты. Банкларны ничек стерильләштерергә?

Банканы ябу алдыннан аны яхшылап юарга кирәк. Моның өчен сода куллану кулай. Аннан соң агынты су белән чайкарга кирәк, соңыннан стерильләштерергә мөмкин.

Менә берничә ысул:

  • Пар белән

Табага су агызырга, утка куярга, кайнаганчы тотарга. Өстенә сетка куярга, ә аңа банкалар урнаштырырга. 10-15 минут шулай тотарга.

  • Су белән кастрүлдә

Кечкенә банкаларны стерильләштерү өчен бу ысул бик уңайлы. Салкын суга банкаларны салырга һәм утка кәстрүлне куярга, капкач белән каплап, кайнагач, тагын 2-3 минут утта тотарга.

  • Духовкада

Банкаларны салкын духовкага 150 градуска куярга. Анда аларны 15-20 минут "кыздырырга". Аннары духовканы сүндерергә һәм тагын 15 минут ачмый торырга. Гомумән суынганчы да тотарга мөмкин.

 

  • Микроволновкада

Әгәр бик тиз арада кирәк икән, һәр банкага бераз су агызырга һәм микроволновкага куярга. 3 минутка иң көчле режимына куярга. Калган суны түгәргә.

 

  • Уксус ярдәмендә

Банкага 2 аш кашыгы уксус салырга. Капкачын каплап яхшылап болгатырга, банканың эчтән бөтенләй эшкәртсен өчен. Аннан уксусны башка банкага салып, шул ук эшне башкарырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса