Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сливадан өй шартларында шәраб рецепты

4 этапта эшләнә торган рецепт.

Ингридиентлар:

  • пешкән слива җимешләре
  • шикәр
  • су
  • савытлар
  • марля

Әзерләү барышы:
1. Уңыш җыю. Бары тик өлгергән һәм инде сабактан өзелеп төшәргә әзер җимешләрне җыярга кирәк. Җыелган слива 2-3 көн дәвамында турыдан-туры кояш нурлары астында булырга тиеш. Җиләк-җимешне юмыйлар, аларны коры тряпка белән генә чистартырга була. Кояш нурлары астында слива өслеге гөмбәләр һәм бактерияләр белән каплана. Бу табигый чүпрәлеләр, аларны юк итәргә ярамый. Алар шәраб ясарга ярдәм итә.

2. Сок алу. Җиләк-җимешне бер төрле катнашма халәтенә кадәр китереп ныклы савытка урнаштырырга кирәк. Һәр слива җимеше пюрега әйләнергә тиеш. Аннары катнашмага гадәти суны 1:1 пропорциясендә өстиләр.
Су белән капланган слива пюрысын берничә көнгә ачык һавада температура 20°C дан да ким булмаган урында калдыралар.
Төчлегәне соктан аерыла башлагач, өслектә куыклар һәм күбек күренә, димәк, әчү башланды. Хәзер катнашманы вак сетка яки марля аша җимеш боткасыннан арындырырга кирәк. Алынган слива согын герметик савытка салып күчерергә кирәк.

3. Әчү. Шикәр өстәргә вакыт җитте. Коры яки ярымкоры эчемлек әзерләү өчен бер литр сокка 200-250 грамм шикәр өстәргә кирәк, ярымбаллы һәм баллы шәраб өчен 300-350 г/л кирәк. Барысын да яхшылап болгатырга кирәк. Савытның 3/4ен генә сок белән тутыралар. Әчү вакытында күбек һәм углекислый газ бүленеп чыгчак, аларга урын кирәк. Алга таба бу савытка сулы затвор куела.
Сливаның әчү процессы 45 көнгә тула. Шул ук вакытта савытны 20-25°C температурада тотарга кирәк. Әгәр гидрозатвордан газ бүленеп чыгуы тәмамланган булса, эчемлек әзер булып санала. Хәзер инде слива шәрабын сөзеп башка чиста герметик саытка салырга кирәк.

4. Өлгерү. Сливадан шәраб, алма шәрабыннан аермалы буларак, озак вакыт якты төскә керәчәк. Шул ук вакытта аның кисәкчекләре фильтрациягә җиңел бирешми, көтәргә туры киләчәк. Өлгерүнең минималь вакыты-2-3 ай.


Бу вакыт узгач, шәраб әзер, әмма һаман да болганчык кала. Тулысынча якты төскә керер өчен 2-3 ел вакыт кирәк. Әмма сливаның үзенчәлекләре аркасында эчемлек тулысынча ачык төскә керми диярлек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса