Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен помидор кызармый?

Бу хәл белән газаплансагыз, менә сезгә берничә киңәш.

Помидорлар кызармаганда нәрсәләр эшләргә?

  1. Помидорның ботакка береккән урынына очлы таяк (зубочистка) белән 2-3 тишем ясарга.
  2. Ботакта үсеп торган помидорларны полиэтилен пакетка урнаштырырга, пакет эченә банан кабыклары салырга мөмкин. Пакетны бәйләп куярга. Помидор пешә башлагач, пакетны алырга.
  3. Спиртлы инъекция ясарга. Шприц ярдәмендә һәр помидорга 0,5 мл аракы "кадарга".
  4. Ботактагы помидорларга аш содасы салынган эремә сиптерергә. Атнага бер тапкыр шундый эремә сипсәң, помидор тәмлерәк тә була. Эремәне 1 л суга 1 чәй кашыгы сода салып ясарга.
  5. Агач көле эремәсе сипсәң, помидорлар баллырак булыр. Эремәне 1 стакан көлгә 10 литр җылы салып ясарга. 1 төпкә 2 атнага бер тапкыр 1 литр эремә сибәргә кирәк.

Әгәр помидор куагын бераз өскәрәк тарттырып куйсаң, помидор тизрәк кызара, тик тамырларын өзә күрмәгез. 

 

Чыганак:  "Челнинские известия"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса