Маринадлы абрикос әзерлибез
Кышкы кичләрен абрикослы банкаларны ачып сыйлануы шундый куаныч!
Ингридиентлары:
- 1кг сөякләреннән арындырган абрикос
- 0,5 кг шикәр комы
- 0,5 чәй калагы лимон кислотасы
- Су
Эш барышы:
- Катырак абрикосларны юып, урталай кисәргә.
- Банкаларны парландырып (стерилизовать итеп) алгач абрикосларны тутырып өстенә кайнар су салырга.
- 15 минут тоткач суны кәстрүлгә бушатып кабат кайнатып банкаларга салырга,
- Яңадан 15 минут тоткач суны тагын кәстрүлгә бушатып, шикәр комын һәм лимон кислотасын салып кайнатырга куярга.
- Кайнап чыккан сиропны банкаларга салып капкачын ябарга һәм банкаларны астын өскә каплап куеп, өсләренә юрган ябып суынганчы тотарга.
Кыш житкәч тәмле абрикослар белән сыйланасы гына кала. Ашыгыз тәмле булсын!
Автор Кадрия Ишмурзина
Фото чыганагы pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа