Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

КЫЯР НӘРСӘ ЯРАТА?

Кыяр уңышы мул булсын өчен аларны даими ашатырга кирәк. Моның өчен ипи оеткысы бик яхшы туры килә.

Кара икмәк катылары белән чиләкнең 2/3 өлешен тутырыгыз, су салыгыз һәм берәр авыр әйберне белән бастырып куегыз. Югыйсә, икмәк оеый башлагач, катылары калкып чыгачак. Бу чиләкне бер атнага җылы урынга куегыз. Мондый тукландыруны атнага бер тапкыр ясарга. Оеткыга суны 1:3 күләмендә салырга һәм һәр кыяр төбенә 0,5 литр итеп сибәргә. Чәчәк атып шиңә башлаганчыга кадәр шулай сибәргә.

Яфраклар саргая икән, димәк, калий җитми. 2 стакан көлгә бер литр кайнаган су салып бутарга һәм ике тәүлек буе төнәтергә. Бу эремә крыжовниктагы онлы чыктан да коткара. Бөреләр чыгару һәм чәчәк ату вакытында моны эшләү яхшырак. Якисуган төнәтмәсе белән тукландырырга. Моның өчен металл чиләктә җылы суга 1 стакан суган кабыгы салып кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә.  Аннан соң лейкадан кыяр яфракларына сибәргә.⠀

Онлы чыкка каршы әче сөт сиптерегез (1:1). Бу бердәнбер гади һәм нәтиҗәле ысул, өстәвенә, куркынычсыз да. Атнага төгәл 1 тапкыр сиптерергә туры киләчәк.

Онлы чыктан 50 гр сода эремәсе ярдәм итәчәк. 10 литр суга 50 гр. сабын кырырга һәм болгатып үсемлеккә сиптерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса