Шәп керән рецепты
Мондый соусны икенче көнне үк кулланырга мөмкин.
Ингридиентлары:
- 4 кг помидор,
- 0,5 кг керән,
- 0,5 кг болгар борычы кызыл төстәгесе,
- 2 баш сарымсак,
- 4 аш кашыгы тоз,
- 5 аш кашыгы шикәр комы,
- 4 аш кашыгы 9%лы уксус.
Әзерләү барышы:
- Яшелчәләрне юыгыз. Сарымсакны тырнакчыкларга бүлергә һәм чистартырга.
- Керәнне чистартырга, һәм зур булмаган кисәкләргә турарга.
- Помидорлардан җиләк-җимеш үрчәкләрен кисеп, аларны чирекләргә кисәргә кирәк. Әгәр кабыгы артык каты икән, аны чистарту яхшырак. Моның өчен помидорда зур булмаган кисекләр ясарга һәм берничә секунд кайнар суда тотарга.
- Барлык продуктларын мясорубкадан чыгарырга, бутарга һәм тоз өстәргә. Әгәр массасы артык куе икән, кайнатылган су тамчысын өстәргә була.
- Ярты сәгать тирәсе уртача утта тушить итеп кайнатырга.
- Стериль пыяла савытларына салып, капкачлар белән капларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа