Кабактан бик тәмле ризык
Кабак — калий, кальций, магний, тимер, витаминнарга бай. Аңарда сирәк очрый торган Т витамины бар, ул организмдагы матдәләр алмашын тизләтә. Иммунитетны ныгыта, картайтмый.
Кабак эчендә пылау рецепты.
Ингридиентлар:
- уртача зурлыктагы кабак;
- 500 г дөге ярмасы;
- 500 г сарык яки ат ите;
- 500 г кишер;
- 3-4 баш суган;
- 200 г чамасы үсемлек мае;
- 2-3 тырнак сарымсак;
- йөзем яки киптерелгән барбарис;
- тоз, борыч.
Эш барышы:
- Дөге ярмасын юып, җылымса суга салып куярга.
- Кишерне озынча итеп, суганны ярымтүгәрәкләп, итне шакмаклап турыйбыз.
- Пылау пешерә торган казанда суган белән кишерне майда кыздырып алабыз.
- Өстенә ит, тоз, борыч салып болгатабыз да, өстен каплап, 20 минут чамасы кыздырабыз.
- Ул арада кабакның өстен капкачсыман итеп кисәбез һәм эчен алабыз.
- Ит янына суын саркытып дөгене салабыз, болгатмыйбыз.
- Дөгене ит катнашмасы өстенә җәеп, сарымсак тырнакларын төртәбез, барбарис (яки йөзем) сибәбез.
- Шуннан соң дөге күмелгәнче кайнар су салып, пылауның өстен каплап куябыз. 5 минут пешерәбез.
- Пешеп бетмәгән пылауны кабакка тутырабыз.
- Кабакны табага утыртып (таба төбенә фольга кәгазе җәяргә дә була) 180-200 градуска кадәр җылытылган духовкага куябыз. Сәгать ярым, ике сәгатьтән кабак әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа