Брюссель кәбестәсеннән искиткеч рецепт
Бигрәк хуш исле аппетитный була ул ризык!
Ингредиентлар:
- 600−700 гр. брюссель кәбестәсе
- зәйтүн мае
- 1−2 тырнак сарымсак
- 50−70 гр. пармезан
Эш барышы:
- Брюссель кәбестәсен юып урталай кисәргә.
- Табага май салып сарымсакны кыздырырга.
- Шуңа киселгән кәбестәләрне салып, капкач белән томалап, талгын утта 15-20 минут пешерергә.
- Пешкән кәбестәләрне тарелкага салып уылган пармезан сибәргә.
Ашыгыз тәмле булсын!
Фото чыганагы: Pixabay
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа