Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Сырганакның файдасы һәм зыяны

Бу җиләкнең организм өчен файдасы әйтеп бетергесез зур. Сихәте ягыннан башка бер генә җиләк тә аңа тигезләшә алмый.

Безнең якларда җәй ахыры-көз башында өлгерә ул. Сырганакны җыю - җиңел эш түгел. Ник дигәндә, аның барлык ботак-лары вак кына энәләр белән капланган, җиләкләре дә вак. Шуңа күрә кайберәүләр җиләкләрне ботакларын кисеп алып җыю ягын карый.

Дөрес, сырганак җиләкләре кызгылт-сарыга әйләнергә өлгермичә, саргылтрак кына да булырга мөмкин әле. Әмма бу аның өлгермәгәнлеген аңлатмый. Мондый җиләкләр компот, джем ише тәм-том әзерләү өчен бик кулай.

Кемгә ярый, кемгә ярамый

Өлгереп җиткән җимешләр чын мәгъ-нәсендә файдалы матдәләр «келәте» булып тора. Алар безнең организмны витаминнар, файдалы кислоталар, макро- һәм микроэлементлар, фруктоза, глюкоза белән баета. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмау һәм алардан дәвалану өчен бик әйбәт «дару» бу. Сырганак иммунитетны ныгыта, инфаркт, инсульт ише авыруларны булдырмауга ярдәм итә. Ә инде бу чирләрне кичерүчеләргә көн саен 50 яки 100 грамм җиләк ашау организмга әйтеп бетергесез зур сихәт бирә. Әчкелтем булганлыктан, җимешне бал белән ашап, соңыннан чиста су эчеп кую әйбәтрәк. Сырганак шулай ук ашказанында яман шештән интегүчеләрнең хәлен җиңеләйтүгә дә сәләтле (көненә өч тапкыр 1 әр аш кашыгы ашарга).

Әлбәттә инде, зыяны да юк түгел. Чөнки һәр «дару»ның үз «плюслары» һәм «минуслары» бар. Әйтик, сырганак кайбер кешеләрдә аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Бавыр, бөер, сидек куыгы авыруларыннан, кан басымы түбән булудан интегүчеләргә дә сырганак «бармый».

Сырганак чәе һәм төнәтмәсе

Яфраклары да бик файдалы. Аларны, киптереп, чәй рәвешенә китереп эчәләр. Сырганак чәе авыз куышлыгы һәм казналык авыруларыннан котылуга ярдәм итә.

Чәйне болай ясыйлар. 500 мл кайнап торган суга 3 чәй кашыгы төелгән яфрак салып, 10-15 минут тоталар. Сөзеп, көненә ике тапкыр 150-200 мл күләмендә эчәләр (яки авызны чайкаталар). Мондый төнәтмәне салкын тигәндә, гомумән, теләсә нинди ялкынсынудан эчәргә мөмкин.

Төнәтмәсе дә чәй кебек ясала. Бары тик төнәтү вакыты гына озайтыла (30 минут). Моның өчен термос кулланырга була. Сырганак төнәтмәсе ревматизм, остеохондроз кебек буыннар авыруларын җиңеләйтә. Төнәтмәне көненә 50 шәр мл күләмендә эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса