Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кура җиләге ел да мул уңыш бирсен дисәгез...

Киләсе елга кура җиләгеннән мул уңыш алуның сере бар икән.

Нәкъ менә кура җиләген дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гадәттә, бакчачылар аны август уртасында кисә, тик, әйтик, быел җәй иртәрәк килү сәбәпле, уңышлар да ике атнага иртәрәк өлгерде. Димәк, кисү эшләре дә иртәрәк башкарылырга тиеш булып чыга.

Беренчедән, быел җиләк биргән барлык коры сабаклар да төптән үк киселә. Шулай ук быел үскән артык яшь үсентеләрне кисеп ташларга кирәк. Бу куаклар куе булып үсмәсен өчен эшләнә.

Кура җиләгенең уңышын арттыруның тагын бер сере бар: киләсе елда җиләк бирәсе үсентеләрнең очларын кисеп чыгарга кирәк. Кискәннән соң аңа яңа сабаклар чыга, алар киләсе елга мул уңыш бирәчәк, җиләкләре дә эре һәм баллы булачак.

Бу эшләрне башкарганнан соң, ашлама кертергә онытмагыз. Моның өчен янган тирес яки тавык тизәге ашламасы куллану яхшы булачак. Янә 7-10 көннән соң минераль ашлама кертергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса