Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Туңдырма яратучылар колагына

Туңдырма бик тәмле ризык, әмма аны артык күп ашарга ярамый.

Туңдырма җитештерүчеләр еш кына бәя һәм сыйфат күрсәткечләре арасында алтын урталыкны таба алмый. Шуңа күрә кайбер десертлар әзерләүдә табигый түгел, ә химик ингредиентлар кулланыла, дип кисәтә диетологлар.

Белгечләр сүзләренә караганда, тулысынча табигый продукт кыйммәт торачак. Бәяне киметү өчен тәм-том җитештерүчеләр хәйләгә бара. Кайберәүләр сөт майларын үсемлек майларына алмаштыра, озак сак-лансын өчен тәм көчәйткечләр һәм буягычлар өсти.

Җәй көне туңдырма - яратып ашый торган ризык, шуңа күрә табигый сөт продуктларыннан эшләнгәнен махсус эзләргә кирәк. Вариант буларак, туңдырылган җиләк-җимеш суты нигезендә ясалган бозлы туңдырма сатып алырга була. Болар икесе дә сөт һәм майларны алмаштыручы теләсә нинди майлардан әзерләнгән туңдырмадан яхшырак булачак.

Тик эссе көннәрдә туңдырманы артык күп ашарга ярамый. Мондый салкын десертны чамадан тыш куллану кешедә фарингит яки тамак ялкынсынуы китереп чыгарырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса