Мең дә бер киңәш

Сәламәт булыр өчен көн дә эшләгез

Боларны көн дә кабатларга кирәк.

1. Иртән ике стакан җылы су эчегез.

2. 10 минут зарядка ясап алыгыз.

3. Лифт белән йөргәнче, баскычтан күтәрелегез-төшегез.

4. Көн дәвамында бер-ничә тапкыр күзегез белән уңга-сулга, аска-өскә карап алырга онытмагыз.

5. Көнгә 15 минут булса да кояш астында утырыгыз.

6. Төнлә телефоныгызны башка бүлмәгә чыгарып куегыз. Иң мөһиме: яныгызда булмасын!

7. Йоклар алдыннан ун минут булса да китап укып алыгыз.