Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Питрауга кадәр җыегыз

Җәйнең хәзер файдалы үләннәр җыю өчен иң яхшы вакыты.

Керәшеннәр элек-электән Питраудан соң үләннәр файдалы үзлекләрен югалта дип ышанганнар. Түтиләр урманга, болыннарга барып, 12 июльгә кадәр төрле дәва үләннәре җыйганнар. Сез дә файдалы үләннәрне вакытында җыеп калырга тырышыгыз.

Сары мәтрүшкә - ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген, күз күремен яхшырта, салкын тигәндә кулланыла.

Җир җиләге организмдагы матдәләр алмашын көйли, эч кибүне булдырмый, ангина вакытында булыша.

Әрекмән тамыры чәчне ныгыта. Әрекмән тамыры кавыктан арынырга булыша. Тире, ашказаны, эчәклек, буын авыруларыннан файдалы.

Әрем какырыкны чыгара, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Клевер чәчәге (аны тукранбаш дип тә йөртәләр) төнәтмәсен бавыр авыртканда, ютәл төшкәндә, эч киткәндә кулланалар. Шулай ук ревматизм, подагра, туберкулез, пневмониядән дә файдасы бар. Хатын-кызларга күрем вакытында, климакс чорында (әгәр үзләрен начар хис итсәләр) клевер төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Файдалы үләннәрне җил үтәли йөри, ә кояш төшми торган урында киптерергә, чүпрәк янчыкта яки пыяла савытта сакларга кирәк.

 

Юкә чәчәген кайчан җыярга?

 

Июнь ахырында юкә чәчәк ата башлый. Яңгырсыз көндә, агачына зыян китермичә генә, аның чәчәкләрен җыеп калырга ашыгыгыз.

Юкә чәчәге салкын тигәндә дәвалану -  тирләтү һәм тән температурасын төшерү өчен, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкату өчен файдаланыла. Юкә чәчәген һәм кура җиләген тигез күләмдә алып, тирләткеч төнәтмә ясыйлар. Пешерелгән чәчәкләреннән әзерләнгән сыек ботканы эч йомшарткыч итеп, парландыргыч чара буларак кулланалар. Артык мавыгырга да ярамый.

Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы коры чәчәккә бер стакан су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көненә 2-3 стакан эчәргә кирәк. Төнгә каршы эчсәгез, файдалырак булыр. Яфрак суы әзерләү өчен ике аш кашыгы чималны бер стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр, шул ук көнне эчеп бетерәләр.

Юкә чәчәген коры көннәрдә чәчәкләр ачылганчы җыялар һәм 40-50 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Юкә чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый, чөнки алар төсен генә түгел, шифалы үзлекләрен дә югалта.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса