Үсентеләргә нинди ашлама сибәләр?
Сез нинди ашлама кулланасыз?
Суган кабыгы, йомырка кабыгы үсентеләр өчен шәп ашлама була ала.
Утырткан үсентеләр-гә ашлама сибәргә кирәк булса, моның өчен суган кабыгы да җитә.
20 грамм суган кабыгына биш литр су салыгыз. Сыеклыкны биш көн чамасы төнәтегез. Шушы төнәтмәне үсентеләргә сибәргә кирәк була.
Йомырка кабыгы да рассадалар өчен яхшы ашлама була ала. Аны әзерләү өчен өч литрлы банканың өчтән ике өлешенә йомырка кабыгы тутырыгыз, шуның өстенә су салыгыз. Дүрт көн дәвамында караңгы урында төнәтегез. Төнәтмәгә 1:3 чагыштырмасында су кушыгыз һәм рассадаларга сибегез.
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа