Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Файдалы киңәшләр

Гөлләргә аммиак селитрасы сибәргә ярыймы?

Сибәргә була, ул бит азот. Чәчәк атарга 2 ай кала сибәргә мөмкин.

Күп ярамый, алайса алар яфракка котыра. Чәчәк атмый торганнарына айга бер тапкыр сибәргә кирәк. Азот яфрак-тамырлар өчен ул. Гөлләрнең яфраклары төсен югалта башласа, саргылт төскә керсә, азот җитмәгәнне аңлата. 1 аш кашыгы селитраны 10 литр суга кушып сибәргә кирәк. Әмма аның алдыннан гөлләргә чиста су сибү мөһим. Мәсәлән, ярты стакан чиста су һәм аның артыннан ярты стакан шушы селитралы суны сибегез. Яз, җәй айларында сипсәң яхшырак. Кышка таба гөлләр ял итә.

 

Орхидея сарымсак ярата
 

Орхидея еш һәм шаулап чәчәк атсын өчен аны сарымсак белән тукландырырга кирәк икән.

Орхидеяга «тәмлүшкә» ясау өчен 5 зур яки 6-7 ваграк теш сарымсак, ике стакан су һәм ярты төймә янтарь кислотасы кирәк. Янтарь кислотасын җылы суда эретеп, аңа изелгән сарымсак салып, пыяла савытта бер тәүлек тотарга. Аннары әлеге катнашманы зуррак савытка салып ике стакан су белән болгатырга, анда орхидеяны савыты белән утыртырга кирәк. Шулай ук төбенә дә бераз сарымсаклы катнашманы сибәргә киңәш ителә. Ике сәгатьтән орхидеялы гөл чүлмәген әлеге катнашмадан алып үз урынына куярга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса