Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Грипптан ярдәм итүче могҗизалы чәй бар!

Аны әзерләү өчен бүген үк бакчагызга чыгыгыз.

Кура җиләге куагы ботакларын җыеп керегез. Алар файдасы буенча кура җиләгеннән бер дә калышмый. А һәм Е витаминнары көч кертә һәм микробларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Өстәвенә, иммунитетны да ныгыта. Ютәл, томау, ангина, ларингит, фарингит, трахеитны да дәваларга ярдәм итә.


Могҗизалы чәйне ничек әзерләргә? Кура җиләгенең 6-7 ботагын вакларга һәм ярты литр су салып, 20 минут кайнатырга, алты сәгать төнәтергә. Бу эчемлекне ашар алдыннан ярты стакан эчеп куйсагыз, бер көн эчендә хәлегез яхшыра башлаганын тоярсыз.

 

Бала көтүче йөкле хатын-кызларга ярамый! Табиб белән киңәшләшү зарур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса