Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Депрессиядән котылу чаралары бар

Күпләр үз тормышын ничек итеп яхшы якка үзгәртергә һәм үз-үзен ничек кулга алырга кирәклеге хакында белми. Ә бит моңа ирешү артык катлаулы да түгел.

Кеше тормышында иң мөһим нәрсә - ул йокы. Бары тик йокы гына сәламәт, шат күңелле булып күренергә һәм һәр хәл-вакыйгага аек акыл белән карарга ярдәм итә.

Җаныгызга тынычлык бирмәгән хис-тойгыларыгыз турында үзегез ышанган кешегә ачылыгыз. Күңелегездә үпкә һәм тискәре уйлар сакламагыз.

Тормышта озак вакыт дәвам иткән бертөрлелек (мәсәлән, эш-йорт) адәм баласын арыганлыкка һәм депрессиягә китерергә мөмкин. Тормышыгызны төрлеләндерергә тырышыгыз: күргәзмәләргә, театр, музейларга, кибетләргә йөрегез. Шулай ук физик активлык: йөгерү, бию, җәяү йөрү һ.б. шөгыльләр дә депрессиядән котылырга һәм үзегезне яхшы хис итәргә ярдәм итәчәк.

Күптән өстәмә шөгыль үзләштерергә телисезме? Бүген өйдән генә пешеренү, маникюр, чәчтараш һ.б. һөнәрләргә ия булу мөмкинлекләре ачылды. Үз-үзегезне яратыгыз, мактагыз, елмаегыз һәм көлегез!

 

 

Магнит бураннарын сизәсезме?

Магнит бураннары буласы көннәр турында алдан кисәтүләр юкка гына ясалмый.

Сәламәтлеге өчен борчылган кешеләр алдан хәстәрен күрергә тиеш. Нишләргә соң?

Контраст душ керергә, әгәр андый мөмкинлек юк икән, тәнне салкынча суга манчылган сөлге белән ышкырга кирәк. Бу кан тамырларын ныгыта.

Иртән ашказанын ризык белән тутырмагыз.

Спиртлы эчемлекләр һәм тәмәкедән тыелып торыгыз.

Дөрес тукланыгыз. Ризыкның калориясенә игътибар итегез. Магнит бураны көнне еш, әмма аз ашарга кирәк. Ит, хайван майлары һәм углеводлы ризыклардан баш тартыгыз.

Хроник йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы авырулы кешеләргә аеруча табиб киңәшләрен төгәл үтәргә һәм даруларны вакытында эчәргә кирәк.

Хисчән, кәефе еш үзгәреп торучыларга иртәдән тынычландыра торган үлән төнәтмәләре эчү дә зарур.

Магнит бураны көннәрендә хәлсезләнә, тиз арый, кан басымы төшә торган кешеләргә кытай лимоннигы һәм женьшень эчәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса