Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ел хуҗасы - Үгез,табын күрке – каз

Яңа елга каз әзерләү инде традициягә әйләнде. Ул хуҗаларның җитеш-мул тормышын гәүдәләндерә.

Хәзер авылларда ишегалларын тутырып каз үстермәсәләр дә, Яңа ел табынының казсыз булганы юк.

Әлбәттә, аны һәркем үзенчә пешерә. Без дә үзебезнең каз әзерләү серләре белән бүлешергә булдык.

Бер чиләк суга 1 кг тоз, 8-10 кара борыч, (яраткан кеше 4-5 лавр яфрагы), 1-2 баш сарымсак саласы. Каз яңа суелган булса да, катырылган булса да шушылай эшләнә. Су талгын гына булсын. Туңдырган казны җебетеп тормасагыз да ярый. Ким дигәндә 12-14 сәгать тотасы. Суда бер тәүлек тотарга да була. Каз тулаем суга күмелеп торырга тиеш. Алгач, суын саркытып, чиста сөлге белән корытып алырга.

Каты яшел алманы дүрткә бүлеп үзәген алабыз (антоновка сорты булса тагын да әйбәт) һәм караҗимешнең татлы ислесен сайлап казның эченә тутырабыз. Тутырган урынны теш таяклары яки җеп белән эләктерәбез.

Тышын пычак очы белән тишкәләп, кискәләгән сарымсак тырнакларын кыстырып чыгарга мөмкин. Теләгән кеше 2-3 аш кашыгы майонезга ярты балкашык аджика бутап сөртергә мөмкин.

Җиңсәгә тыгып, башларын бәйләгәннән соң, өске яктан энә белән берничә җирдән тишкәләргә кирәк. Духовкага 2 сәгатькә куябыз. Духовканы алдан җылытып кую зарур. Пешерү өчен оптималь температура - 180 градус. Каз пешкәннән соң аның суынганын көтәргә кирәк. Телемләп турап, алма һәм караҗимеш белән бизәп табынга чыгаралар.

Ашларыгыз тәмле, табыннарыгыз ямьле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса