Барлык банкалар да тимер капкачлар белән ябыла. Әгәр банкаларны әзерләгәндә тиешле нормалар һәм чисталык сакланса (аларны парда тотып стерильләштерү һәр рецептка да мәҗбүри), бер генә банкагыз да “атмаячак”.
Ингридиентлары:
- карлыган, чия яфрагы
- 10 бөртек кара борыч
- 3-4 канәфер
- 2-3 имән яфрагы
- укропның өлгергән башы
- суган
- кишер
- кәбестә
- кыяр
- помидор
- кабачок
- болгар борычы
- сарымсак

Эш барышы:
- 3 литрлы банканың төбенә карлыган, чия яфрагы, 10 бөртек (горошек) кара борыч, 3-4 канәфер, 2-3 имән яфрагы (булмаса да куркыныч түгел), укропның өлгергән башы салына.
- Аннан соң урталай ярылган суган, кишер, 3-4 кисәккә ярылган уртача кәбестә, кыяр, помидор, эре-эре телемнәргә киселгән кабачок, болгар борычы (аларны төрлечә аралаштырырга була, төп компонент – кәбестә), 4-5 өлеш сарымсак саласың.
- Банка тулгач, кайнап торган су саласың, 10 минут торгач (ул арада икенче банканы тутыра торасың), суын кастрюльгә бушатасың
- 3 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы салып кабат кайнатып чыгарасың, ул кайнаган арада 3 аш кашыгы уксус салып куярга онытмаска!
- Кайнап чыккан рассолны банкага салып, капкачын ябасың.
Кышын ассортиның, гадәттә, суганы, кишере ашалып бетми, аларны кәбестә ашына салып җибәрәсең. Менә дигән витамин!