Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Аяк киеменнән алмагач үсеп чыга аламы?

33 яшьлек дизайнер гадәти булмаган аяк киеме уйлап чыгарган.

Канаданың Торонто шәһәрендә яшәүче дизайнер Люк Хоул аякта да матур күренә һәм шул ук вакытта тирә-юньгә дә зыян салмый торган ак киеме ясаган. 

Кедалар таркалып бетә торган материаллардан эшләнгән, аларда бер грамм пластик та юк, аның каравы кечкенә сере бар: табанында алма орлыклары яшеренгән.

Аяк киемнәре яраксыз хәлгә килгәч, хуҗасы аларны җиргә күмеп куя, озакламый алмагач та үсеп чыгачак. Әгәр кешенең моны эшләргә вакыты һәм мөмкинлеге бумый икән, ак киеме тирә-юньне пычратмый таркалып бетә дип хәбәр итә Good News Network.

Дизайнер үзенең  кедалары киң җәмәгатьчелек өчен 2022 елның августында сатыла башлар дип өметләнә. Алар якынча 109 доллар (хәзерге курс буенча 8173 сум) торачак.

 

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса