Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Төнлә Әлмәт районы халкы төньяк балкышын күзәтте

Уникаль табигый күренешне Россиянең башка төбәкләрендә дә төшергәннәр.

Бу төнне Әлмәт районында төньяк балкышы күзәтелде. Халык социаль челтәрләрдә сирәк очрый торган табигать күренешенең фотосурәтләре һәм видеолары белән уртаклашты. Әлмәтлеләр хәбәр иткәнчә, балкыш коралсыз күз белән бик яхшы күренә-күктә яшел һәм алсу төсләрдәге нурларны  күрергә мөмкин. Поляр Балкышны Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә күзәтте. Фаразлар буенча, бүген төнлә дә балкышны күрү ихтималы бар. Исегезгә төшерәбез, бу күренешне күрү өчен, яктылыксыз караңгы урын табарга һәм төньяк горизонтка карарга кирәк. .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса