Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Аэропортта терапевт-этләр эшли

Яңа «эшчеләр» сертификатланган һәм профессиональ рәвештә өйрәтелгән.

Терапевт этләр Истанбул аэропортында борчылучы пассажирларны тынычландырыр өчен ялланган. Яңа «эшчеләр» сертификатланган һәм профессиональ рәвештә өйрәтелгән. Аларны берничә ай әзерләгәннәр: интенсив күнегүләр үткәргәннәр, читкә юнәлтүче дулкынландыргычларга сизгерлекне киметкәннәр. Команда ветеринары билгеләп үткәнчә, һәр хайванның темпераменты аның көндәлек эшен билгели. Өйрәтелгән этләр униформа һәм бейдж кияләр. Аларның үз графигы да бар. Аэропорт вәкилләре әйтүенчә, пассажирлардан уңай бәяләр алсалар, проект киңәйтеләчәк, дип яза Associated Press.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса