Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Хатын иренә һөҗүм иткән крокодилны кыйнаган

Яшүсмергә кармак эләгә һәм әтисе аңа суга кереп ярдәм итәргә була.

Хатын иренә һөҗүм иткән крокодилны кыйнаган. Көньяк Африка Республикасында тигезсез көрәш булды дип яза Daily Star. Энтони Жубер улы белән балык тоткан. Яшүсмергә кармак эләгә һәм әтисе аңа суга кереп ярдәм итәргә була. Шул вакытта аңа крокодил һөҗүм итә.

Энтони, бәлки, адреналин аркасында, аллигаторның тешләреннән аягында авырту сизмәгәнен сөйли. Ул ерткычны куллары белән кыйный һәм хатыны ярдәмгә килгәндә инде көчсезләнгән була. Анна Лиз  бүрәнә белән крокодилның башына суга башлый, нәтиҗәдә, кыйналган җанвар чигенә. Зыян күрүчене хастаханәгә алып китәләр. Аның хәле канәгатьләнерлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса