Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәттә «Елки 10» комедиясенең бөтенроссия премьерасы узачак

Картинаны КВН йолдызы Айдар Гәрәев тәкъдим итәчәк.

Әлмәт шәһәренең Ленин урамы, 69а адресы буенча урнашкан "Әлмәт " иҗтимагый үзәгендә «Елки 10» яңа ел комедиясенең беренче бөтенроссия премьерасы була. Картинаны үзәкнең киноконцерт залында төп рольне башкаручы һәм КВН йолдызы Айдар Гәрәев тәкъдим итәчәк.

Эпизодларның берсе Әлмәттә төшерелә. Моның өчен җәй уртасында нефтеградта Яңа ел инсталляцияләре, чыршы урнаштырыла һәм мәйданнарның берсендәә ясалма кар ява.

Легендар Яңа ел Кинофраншизасының юбилей, унынчы өлеше дүрт новеллдан тора, алар гомуми сюжет линиясе белән берләштерелгән. Тарихлар яңадан алты кул кысу теориясе белән бәйле булачак, әмма инде яңа ысул белән.

Фильм 7 декабрьдә киң прокатка чыгачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса