Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәттә гадәти булмаган алсу төстәге бөҗәк табылган

Табигатьнең бер могҗизасы.

Әлмәтле Екатерина Шкаева үзенең бакчасында ал төстәге чикерткәне күрә.

- Башта мин аны үсемлек яфрагы дип уйладым, ләкин ул сикереп киткәч, аптырадым, чикерткә икәнен күрдем.  Минем гаҗәпләнүемнең чиге булмады, - дип искә ала ханым.

Екатерина сүзләренчә, бу корт, гомумән, үз кардәшләреннән бернәрсә белән дә аерылып тормый – ул шундый ук кечкенә – 1,5-2 см озынлыкта, үзенчәлекле тавыш чыгара һәм яфраклар белән туклана. Аны башкалардан төсе генә аерып тора.

Мондый бөҗәкләр сирәк очрый. Алар турында мәгълүматны без National Geographic (Нэшинал Джеографик) фәнни-популяр журналында таба алдык. Басмага ышансак, мондый чикерткәләрне Бөекбританиядә ешрак очраталар.

Галимнәр мондый төс эритризм нәтиҗәсе дип фаразлый. Бу сирәк очрый торган генетик мутация,  кызыл, кызгылт сары һәм алсу пигментның артык күләме белән бәйле.

Экспертлар әйтүенчә, үз үзенчәлекләре аркасында маскировкалана алмаган бөҗәкләр ерткычлар өчен күренеп тора һәм гомерләре кыска була. 

Кайбер белгечләр фикеренчә, мондый бөҗәкләр дошманнарны җәлеп итми, киресенчә, куркыта, чөнки табигатьтә еш кына якты төс агулылык билгесе.

Әлегә алсу бөҗәк Екатерина бакчасында яши. Ә аның оныгы хәтта бөҗәккә Кузя исемен дә биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса