Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәт нефть институтының кампусында гадәти булмаган игълан урнаштырганнар

Нефть институтының тулай торагына керүчеләр кызыклы игъланны күрә ала.

Студентларның яңа күршесе барлыкка килгән. Ул – Агния кушаматлы мәче. Игъланда аның белән аралашу кагыйдәләре тасвирланган.

Студентлар кампуста мәчене яшәтетргә теләгән. Алар институт җитәкчелегенә үтенеч белән мөрәҗәгать итәләр һәм ризалык алалар.

Тулай торак мөдире Марина Федоровна барлык битараф булмаганнарның Агнияне ветеринария тикшерүенә, җылы ятакка, лотокка һәм ризыкка акча җыюлары турында сөйләде. Мәче хәзер тулысынча сәламәт һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән.

 

 

Фото: Альметьевск Life

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса