Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Менә сиңа мә!

...

Хәзинәләр утравы

 

Яңа Шотландиядәге Оук утравында моңарчы күрелмәгән хәзинәләр ятуы турындагы хәбәр күптәннән йөри иде. Аларның моннан 100 еллап элек яшерелгән булуы турында да сөйлиләр. Серле утрауга кемнәр килеп, кемнәр китмәгән - берсе дә уңышка ирешә алмый. Шундый риваять тә яши: имеш, хәзинәләр 7 кешенең үлеменнән соң гына табылачак икән. Аларны эзләү юлында 6 кеше һәлак булган инде.

 

Динозаврлар утравы

 

Индонезиядәге Комодо утравында бүгенге көнгә кадәр планетадагы иң ерткыч һәм иң зур кәлтә еланнар сакланып калган. Аларны «соңгы аждаһалар» дип атыйлар. Бу кәлтәләрнең озынлыгы  3 метрга, авырлыгы 160 килограммга җитә.

 

Людовик йорты

 

Франциядәге Аржантан авылында 1509 елда, Людовик XII заманында ук салынган йорт бар. Яртылаш агачтан төзелгән бу гаҗәеп матур йортта корольнең өченче хатыны яшәгән һәм Людовик XII  аның йокы бүлмәсендә  вафат булган. Әлеге борынгы йортта бүген дә кешеләр яши.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса