Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

43 ел эчендә 53 тапкыр өйләнгән

63 яшьлек ир 53 нче тапкыр өйләнгән.

Үз гомерендә Согуд Гарәбстаныннан 63 яшьлек Абу Абдулла 53 хатын-кыз белән өйләнеп аерылыша. Бу турыда Times Now News хәбәр итә, дип яза Лента.ру.

Бу кеше үзенә җан тынычлыгы бирә алган хатын табарга тырышканын әйтә. "Беренче тапкыр өйләнгәч, мин бердән артык хатын  алырмын дип уйламаган идем, чөнки мин үземне уңайлы хис иттем һәм балаларым бар иде", - дип сөйли ул. Ләкин берничә елдан соң мөнәсәбәтләрдә проблемалар барлыкка килә һәм Абдулла кабат өйләнергә була. Хатыннары арасында бәхәс туа башласа, ул алар белән аерылып, икенчеләренә өйләнгән.

Абдулла 43 ел дәвамында өйләнүен һәм аерылышуын дәвам итә. Күпчелек хатыннар Согуд Гарәбстаныннан, ләкин ир чит илгә эшлекле сәяхәт вакытында да үзенә булачак хатыннар таба.  Никахлары күп булу сәбәпле, ирне «гасырның күп хатынлы ире» дип атыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса