Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Кәләш бүләкләрне эләктереп, туйдан качкан

Туйга бүләк ителгән акчаларны урлый.

Һиндстанның Харьян штатында Ниша исемле кәләш туйдан качып, туганнары бүләк иткән акчаларны һәм зәркән бизәнү әйберләрен алып китә. Бу хакта "Times Now News"  хәбәр итә.

Кияү сүзләренә караганда, кәләш Һиндстанның Кота шәһәрендә яши, анда медицина курсларында укый. Егет аңа өйләнешкәнче эш табарга тәкъдим иткән, әма кәләшнең тизрәк кияүгә чыгасы килгәч, ул бирешкән.

Никахлашу тантанасы вакытында кияү гаиләсе Нишага зәркән бизәнү әйберләре һәм берничә йөз мең сум акча бүләк иткән. Туйдан соң кәләш ире өенә кайта һәм анда төн үткәрә. Икенче иртәдә туганнары ханымның кыйммәтле әйберләрне һәм бүләк ителгән акчаларны урлавын һәм югалуын ачыклый.


Тикшерү барышында кызның Гаутам исемле яшь кеше белән никахта булуы ачыклана. Ташланган кияү кәләш белән телефон аша элемтәгә керә һәм кәләш аңа элеккеге ире белән аерлышуын хәбәр итә. 

Зыян күрүче аерылышуны сорагач, кыз компенсация сыйфатында 500 мең рупий (376 мең сум) таләп иткән. Моннан тыш, ул, таләп үтәлмәсә, бирнә сорап алу турында ялган гариза бирәчәкмен, дип янаган.

 

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса