Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

«Мин аларның тешләгәнен дә белмәдем!»

Чаллыда яшәүче керпе тешләве аркасында котыру авыруыннан 6 укол кадатырга мәҗбүр булган.

Чаллыда яшәүче бер хатын-кыз керпетешләү аркасында котыру авыруыннан алты укол алган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ханым  балалары белән бергә Яр Чаллы янында ял иткән. Керпе күреп, аны балаларына күрсәтер өчен кулына алырга булган.

«Балалар бик сөенделәр, көлделәр. Башта керпе түзде, тик аннан куркып калды һәм бармагымны тешләде. Мин хәтта аларның тешли икәнлекләрен дә белмәдем. Бармагым шешеп авытты», - ди зыян күрүче.


Керпе тешләгән Чаллы кешесенә котыру авыруына каршы уколлар курсын узарга туры килгән.

9 нчы поликлиниканың гомуми практика табибы бүлеге мөдире Ольга Ионова, керпене кулга алырга кирәкми, дип кисәтте. Керпенең тешләве генә түгел, аның энәсе дә куркыныч инфекцияләр йоктыруга китерергә мөмкин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса