Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Рөстәм Нәбиев Казбекта "Татнефть" флагын күтәрде

Элегрәк параальпинист Эльбрус һәм Манаслуда дөнья рекордларын куйган иде.

Уфа блогеры легендар Казбекны (5033 метр) яулаган. Анда «Татнефть» флагын параальпинист Рөстәм Нәбиев алып килде, дип хәбәр итә компаниянең матбугат хезмәте.

Рөстәм башка чит кеше ярдәменнән башка, куллары ярдәмендә күтәрелә. Катлаулы һава шартларында да юлларын дәвам иткәннәр — җил тизлеге сәгатенә 60 километрга җиткән.

Беренче тапкыр Казбекка аяксыз кеше күтәрелгән. Элегрәк Рөстәм Эльбруста (5642 метр) һәм Манаслуда (8163 метр) дөнья рекордларын куйган иде инде.

2023 елда Нәбиев дөньяның иң югары биеклеген — Эверестны яуларга планлаштыра.

 

 

Фото: https://t.me/tatneft_telegram
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса