Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәт районында Якут җайдагы Дугуйдан Винокуров булды

Сәяхәтче һәм атчы Дугуйдан Винокуров Оймяконнан Мәскәүгә кадәр ат спорты һәм туризмын популярлаштыру һәм нәкъ менә якут атларының дөньяда иң чыдам ат булуын исбатлау максаты белән юл үтәргә булган.

Экспедиция узган елның март башында планетаның иң салкын яшәү ноктасыннан башланган. Башта Дугайдан кияве белән бара, әмма соңрак ул өенә кайтырга мәҗбүр була. Аңа үз юлын берүзе дәвам итәргә туры килә. Җайдак инде 9 мең чакрымнан артык юл узган һәм Татарстан чикләренә җиткән, аның истәлекле урыннары һәм мәдәнияте белән таныша.

Әлмәт районына кергәндә Дугуйдан Винокуровны тантаналы рәвештә татлы татар баурсагы белән каршы алдылар һәм сыйладылар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәнис Шәрәфиев кунакны сәламләде һәм истәлекле сувенирлар тапшырды.

Аның якыннары мондый озын сәяхәткә ничек карый, дигән сорауга, Дугуйдан, алар аны тулысынча хуплыйлар, дип ышандырды. Алар аны Казанда көтәләр икән инде.

Шулай ук ул  җылы кабул итү турындагы тәэсирләре белән дә уртаклашты.

"Бик яхшы каршы алдылар. Татарстанның һәр районы үз түбәтәйләрен бүләк итә, инде тулы бер коллекция тупланды. Тиздән татарча сөйләшә башлыйм", - диде Винокуров шаяртып.

Ул маршрутын дәвам итте.

Габдрахман авылында кунакны татар ашлары белән таныштырдылар. Дустанә атмосферада сәяхәтче үзенең маҗаралары турында бик теләп уртаклаша. Шуннан Дугуган Тайсуган авылына юнәлде, анда җирле халык белән танышты, ә аның  атлары – Хастар һәм Хонгорга ветосмотр үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, экспедиция Саха (Якутия) Республикасы, Иркутск өлкәсе, Бурятия Республикасы, Байкал арты һәм Красноярск крайлары, Амур, Кемерово, Новосибирск, Омск өлкәләре һәм Башкортостан территорияләре буйлап узды инде. Хәзер җайдак безнең республика территориясеннән уза.

Винокуровның бер ай эчендә Мәскәүгә барып җитәргә һәм Саха Республикасы көннәрендә катнашырга тели. Анда Якутия автономиясенең 100 еллыгына багышланган зур Ысых узачак.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса