Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Бер сумнан - 67 мең?

Бер сумны ничек итеп 67 меңгә әйләндерергә булсын диясездер.

Беренче көнне копилкага бер сум салабыз. Икенче көнне - ике сум, өченче көнне - өч сум, дүртенче көнне - дүрт... Һәм шулай һәр көн саен бер сумга арттыра барабыз. Ел ахырында 365 сум салынырга тиеш. Шулай итеп, ел тәмамланганда копилкада 66795 сум акча җыелачак. Әгәр бу акчаны картадагы «накопительный счет»та җыйсак, сумма тагын да күбрәк булачак, чөнки анда процентлар да өстәлә. Күпләр «мин акча җыя белмим» дияр. Ни өчен шулай соң? Баш мие аны яңа, авыр эш итеп кабул итә һәм бернәрсә дә эшләмәс өчен миллион сабәп таба. Ә монда без баш миен алдыйбыз: көнгә бер сум гына җыя башлыйбыз. Баш миенә бу авыр түгел кебек тоела. Соңрак уенга кереп киткәннән соң азарт барлыкка килә. Баш мие уянганда инде гадәт формалашып өл-гергән була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса