Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Тавыклар тавыштан үлгән

Фермага әйләнеп кайткач, ир 63 тавыкның үлгән булуын күрә, мөгаен, алар курку сәбәпле йөрәк өянәгеннән үлгәннәрдер.

Һиндстанның Одиша штатында туй кичәсендә яңгыраган көчле музыка аркасында 63 тавык йөрәк өянәгеннән үлгән, дип хәбәр итә «Hindustan Times».

Ферма хуҗасы Ранжит Парида якшәмбе көнне, 21 ноябрьдә, кияү һәм кәләшнең кунаклар белән бергә күрше авылда туй үткәрүләре турында сөйли. Кайсыдыр мизгелдә алар музыканы бик каты кабызалар һәм шартлаткычлар (петарда) шартлаталар. Көчле тавыш тавык-чебиләрне куркыта һәм алар ферма буйлап чабыша башлыйлар.

Парида кошларның үз-үзләрен шулай тотуына борчылып, туй үткәрелгән йортка бара һәм яшьләрдән үзләрен тынычрак тотуларын сорый. Әмма алар Париданың сүзләрен җитди кабул итмиләр һәм күңел ачуны дәвам итәләр.

Фермага әйләнеп кайткач, ир 63 тавыкның үлгән булуын күрә, мөгаен, алар курку сәбәпле йөрәк өянәгеннән үлгәннәрдер.

Икенче көнне кошлар хуҗасы кәләшнең туганнарыннан үлгән кошлар өчен зыянны каплауларын сорый, тик алар баш тарталар. «Көчле тавыш аркасында мин 180 килограммга якын тавык ите югалттым, кошлар, мөгаен, шоктан үлгәндер», - ди Парида. Әлеге эшне полиция өлкән инспекторы тикшерә.

Зоология буенча профессор Сурьяканта Мишра көчле тавышның, чыннан да, кешеләрдә дә, кошларда да йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын арттыруы турында әйтә. «Тавыклар, нигездә, төнлә ял итә һәм актив булмый. Кинәт дулкынлану яки көчле музыка тавышы аркасында барлыкка килгән стресс аларның биологик сәгатьләрен бозарга мөмкин, ә бу исә үлемгә китерә», - дип аңлата профессор.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса