Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Язгы сынамышлар

Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коры була.


Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласа, яз тиз килә.

Кара каргалар килгәч, бер айдан кар китәр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Елгалар язын боздан тиз арчылса, ашлык уңар.

Су ташуы куәтле булса, ашлык яхшы булыр.

Язын иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы булыр.

Аккош яз көне иртә күренсә, салкын булыр, кар тиз китмәс.

Язын сыерчык иртә килсә, көннәр җылы булыр.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне хайван аяк эзләре эресә, җы-лытыр.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса