Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Мәзәкләр

Кәефегезне күтәреп алыгыз әле.

Бер ир табиб янына килә:

- Доктор, мине бер нәрсә борчый... Хатыным хыянәт итә, ә миңа никтер мөгез үсми дә үсми.

- Нинди мөгез үссен ди! Ул бит шаярып әйтелә торган, образлы гыйбарә генә, - дип җавап бирә табиб.

- Рәхмәт сезгә, доктор, тынычландырдыгыз! Юкса мин организмымда кальций җитмәгәнгә мөгез үсми дип бик курыккан идем.

***

- Акыллым, ашарга тәмле итеп пешерә белмәсәң, бер дә борчылма, - дип киңәш бирә бер ханым яңа кияүгә чыккан кызга.

- Ирне ашханәгә йөртергә туры киләме инде? - ди тегесе.

- Һич юк. Син иреңә иртәнге аш әзерләмә. Шулай итсәң, төшкесе аңа икеләтә тәмле булып тоелачак.

***

- Тагын тәртибеңә икеле куйган укытучың. Бу юлы нәрсә эшләдең инде? - дип сорый әтисе улыннан.

- Бернәрсә дә эшлә-мәдем.

- Ә икеле нигә ату?

- Мәктәп яны участогын казырга дигән иде, мин тыңламадым.

- Икеле алганчы, казырга әниеңне чакырырга иде, малай актыгы, - дип орышкан әтисе улын.

***

Хан Хуҗа Насретдиннең батырлыгын сынарга теләп:

- Хәзер үк асыгыз аны! - дип боерган.

Палачлар Хуҗаны сөйрәп алып килгән-нәр.

- Соңгы минутларың җитте. Актык сүзеңне әйтеп кал, - дигән хан.

- Актык сүзем юк. Бик кечкенә генә бер үте-нечем бар.

- Нинди үтенеч? - дигән хан.

- Муеныма кагылсалар, кытыгым килә, билемнән генә ассыннар әле, - дигән Хуҗа.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса