Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Эте ярдәмендә 1,5 миллион сум акча эшләгән

Австралиянең Төньяк Каролина штатыннан  овчарка җиде ел элек рәсем ясарга өйрәнгән һәм картиналарны сатуда 20 мең доллар (1,5 миллион сум) акча эшләгән. Бу хакта The Mirror хәбәр итә.

Этнең 58 яшьлек хуҗабикәсе Лиза Кайт Иви кушаматлы этенә ике яшь булганда картиналар язарга өйрәтә башлаган. Эт рәсем дәресләрен тиз үзләштерә һәм төрле буяулар белән дә эшли башлый.  Нәтиҗәдә, хуҗабикә эте  иҗатында шактый акча эшләгән.


Кайт сөйләгәнчә, Иви беренче уңышларын инде бер атнадан ук башлый. «Башта мин аны суыткычтан сыра алып килергә өйрәттем. Мин аны төрле трюкларга өйрәттем», - дип билгеләп үтә.

Америкалы сүзләренчә, «утырырга» һәм «әйләнергә» кебек стандарт командалардан тыш, Иви эчке киемнәрне сортларга, хуҗабикәсенең  курткасын салдырырга, аякларын юарга һәм тәңкәләрне савытка салырга өйрәнгән. Эткә таныш командалар исемлеге ике битне били.

Австралия овчаркасының картиналары төрле. Иви әсәрләренә бәя 490 долларга җиткән (36,6 мең сум). Эт хуҗабикәсе картиналарның бөтен дөнья буйлап сатылуы турында сөйләде.

Кайт рәссам түгел, әмма аңа аның этен ничек ясавы ошый. Бер ясаганда эт 5 картина ясарга сәләтле икән. 

Картиналар сатудан алынган акчаны Кайт җирле хәйрия фондларына күчерә. "Иви өчен бу күңел ачу. Ул  дөньяга игелек китерә", - ди  ханым.

 

Фото: https://www.instagram.com/ivykitetheaussie/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса