Әлмәт студентлары Татьяна көнендә бозда зур открытка ясадылар
Кызыклы яңалыклар

Әлмәт студентлары Татьяна көнендә бозда зур открытка ясадылар

Әлмәт нефть институты студентлары үз бәйрәмнәрен креатив рәвештә билгеләп үттеләр.

Алар 10-19 метрлы зур кар открыткасы ясадылар.

Көрәкләр  белән коралланып, егетләр һәм кызлар барлык студентларны Татьяна көне белән котлау открыткасы ясадылар.

Ә открытка әзер булгач, студентлар ачык һавада дискотека оештырдылар – институт турында җырлар җырладылар һәм биеделәр.