Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәттә йөрүче "Беспилотник" видеокүзәтү патруль роботы булып чыкты

Әлмәтлеләр роботны Яңа ел алдыннан һәм гыйнвар каникулларында күрә башлады.

Әлмәттә «Татнефть» бинасы янында дүрт көпчәкле ак «беспилотсыз» йөри иде. Бу безнең илдә җитештерелгән видеокүзәтү өчен көпчәкле патруль роботы булып чыкты. Бу хакта «Татар-информ» «Татнефть» матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Әлмәттә роботны Яңа ел алдыннан һәм гыйнвар каникулларында күреп алганнар. Аның фотосы белән ул вакытта кулланучылар социаль челтәрләрдә уртаклашты. Кайберәүләр роботка вандаллар һөҗүм итәргә мөмкин, дип борчылды.

Патруль роботы «Каракүз» мәйданы буйлап йөри һәм җәмәгать тәртибен бозучыларны тест режимында эзләп, камералар киңлеген «карый».

Белгечләр раслаганча, яхшы җиһазландырылган робот зур потенциалга ия. Киләчәктә ул күп кенә башка төрле эшләнмәләр өчен платформа булырга тиеш. Моның өчен аны югары нефть мәктәбе кампусына «күчерәчәкләр». 

"Югары уку йортының фәнни коллективы һәм студентлары робототехника, ясалма интеллект, видео сурәтләрне анализлау, геопозицияләүнең интеллектуаль системалары һәм сенсор технологияләре буенча үз эшләрендә яңалыкны кулланыр дип планлаштырыла", – дип ачыклык кертә  "Татар-информ".

Әйтик, яңа ел бәйрәмнәре вакытында роботта әйләнә-тирә һаваның чисталыгын тикшерү өчен газоанализаторлар урнаштырдылар. Теориядә әлеге җайланма инженерларның барлык идеяларын чынга ашырырга сәләтле. 

 

 

Фото: "Татнефть" матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса