Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы яңалыклар

Әлмәтле бер миллион сум акча откан

Яңа ел алдыннан гына миллионер булган.

Әлмәт шәһәрендә яшәүче Светлана Ахтарова "Пятерочка" һәм Coca-cola челтәреннән Яңа ел акциясендә җиңүче булды. Ул бер миллион сумга ия булды.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ханым гаризаны күргән һәм «катнашырга» төймәсенә басарга булган. Сайттагы җиңүнеләрне тикшереп, ул җиңүче булуын белә.
 
«Мондый хәл мөмкин түгел дип уйладым, миңа көлке тоелды. Вакыт узгач, мин янә тикшерергә булдым  һәм тагын миллион! Кайнар линиягә шалтыраттым һәм миңа, чыннан да, отуымны расладылар, тик мин барыбер шикләндем. Сәүдә челтәренең рәсми почтасыннан раслау килгәч кенә, мин моңа ышандым», - ди Светлана.

Хатын отылган акчаларның бер өлешен үз сәламәтлегенә сарыф итәчәген билгеләп үтте. Шулай ук 16 яшьлек кызына белем бирүгә дә акча  кирәк. 

Ижауда яшәүче бер ир-ат миллион сумлык икенче призга лаек булды.

 

 

Фото: "Пятерочка" матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса