Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Нефтьчеләр исәп-хисап тотты [+ФОТОЛАР]

Нефтьчеләр социаль программаларны тормышка ашыруны дәвам итәрләрме, компания хезмәткәрләрен нәрсә көтә?

Хезмәт коллективы конференциясендә «Татнефть» ААҖнең 2017 елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм быелга бурычлар билгеләде. Компания генераль директорының җитештерүчәнлек буенча беренче урынбасары-баш инженер Наил Ибраһимов ясаган докладында нефть чыгару күләмен чикләү белән бәйле авыр шартларда да компаниянең алга куйган барлык бурычларын уңышлы үтәвен җиткерде. «Татнефть» төркеме буенча 28939 мең тонна нефть, шуның 353 мең тоннасы Татарстаннан читтә, ягъни Россия төбәкләрендә чыгарылган. Тулаем алганда, республиканың нефть компанияләре тарафыннан узган ел 36,2 миллион тонна кара алтын табылган. 
Искәртелгәнчә, «Татнефть» югары үзле нефть табу юнәлешендә технологик лидерлардан санала. 2017 елда 1620 тонна югары үзле нефть чыгарылган. Әлеге проектны гамәлгә ашыру башыннан алганда, күләм 3405 тонна тәшкил итә. 
– «ТАНЕКО»ның киләчәк үсеше эшкәртү күләмен арттыру һәм нафта, керосин, дизель ягулыгы гидрочистарту җайланмаларын файдалануга тапшыру белән бәйле. Үзебезнең бензин булу компаниянең ягулык базарында тоткан урынын ныгытачак, – диде чыгышында Наил Ибраһимов. 
Быел Евро-5 экологик класслы автомобиль бензины җитештерә башлау планлаштырыла. Бүген «Татнефть»нең 685 АЗСы эшли. Үткән ел нефть-газ продуктлары сатуның тәүлек күләме 6 процентка арткан. Компаниянең нефть-химия блогы да җитештерү күләмен арттыру өстендәге эшен дәвам итә. 
Конференциядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров та катнашты. Ул нефтьчеләр адресына Президентының рәхмәт сүзләрен җиткерде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин да компаниягә төбәк үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен ирештерде. 
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм Россия нефть, газ һәм төзелеш тармагы профсоюзлары рәисе Александр Корчагин да «Татнефть»нең эшчәнлеген югары бәяләп, тәҗрибәне тарату зарурлыгын ассызыкладылар. 
Азактан компаниянең генераль директоры Наил Маганов сүз алды. Ул узган елгы нәтиҗәләр буенча югары күрсәткечләргә ирешеп хезмәт куйганнарга хөкүмәт һәм компания бүләкләрен тапшырды. 
Хезмәт коллективы конференциядә быелга яңа коллектив килешүе кабул итте. Аңа бераз үзгәрешләр дә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса