Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Хуҗасыз этләрне тоту хезмәте Әлмәтнең ДСРК микрорайонында эшли

Элек халыктан агрессив этләргә карата берничә тапкыр шикаятьләр килгән.

Йортсыз хайваннарның зур көтүләре аркасында әлмәтлеләр куркуда яши. 

"ДСРК районында бик күп йортсыз этләр бар. Алар көтүләп йөриләр. Елдан-ел алар арта бара. Балалар мәктәпкә барырга,  картлар өйдән чыгарга курка", - дип сөйләде Галина, шунда яшәүче.

Этләрне тотарга тырышу уңышсыз булып чыкты. Аларны тоту буенча белгечләр тапмаган.

"Халык тарафыннан гариза бар иде. 10 этне тотып, программа буенча стерильләштерү һәм кастрацияләү өчен алып китәргә кирәк иде. Килгәч үк бу территорияне әйләнеп чыгалар һәм этләрне таба алмыйлар. Безнең эшебездә мондый хәл була", - дип аңлатма бирде тоту буенча белгеч Вячеслав Парфенов.

Әлмәттә йортсыз хайваннарны тоту һәм стерильләштерү программасы инде өченче ел гамәлдә. Бу вакыт эчендә процедура аша 600 дән артык хайван үткән. Быел 25 хайванга операция ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса