Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Халык зары

Почтасы Рәсәйнеке, ә бинасы?

Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора.

Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар җибәрү белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара. Заман үз таләбен куя.

Әлмәтнең Ленин урамында урнашкан Үзәк почта бүлеге заманында халыкка хезмәт күрсәтүче иң зур оешма булгандыр. Газета-журналлар яздыручы, телефон аша СССР дип аталган зур илебезнең төрле почмаклары бе-лән тоташтырып, туганнар, якыннар белән сөйләштерүче, телеграммалар җибәрүче җанга якын, кирәкле бер оешма иде. Шәһәр һәм район халкын үзе-нә дәшеп торган. Сүз дә юк, бүген дә ул кирәк. Тик, тышкы кыяфәте генә... чакырмый, ки-ресенчә, үзеннән этә-реп тора. Нинди матур шәһәребезнең йөзен бозып тора, ямен җибәрә. Аның хуҗасы юкмы әллә? Ник берәү дә карамый ул почта бинасын дип, борчылып редакциягә шалтыратучылар да булды.

Чыннан да, бүген Әлмәттә «Татарстан» кинотеатры белән «Россия почтасы» биналары ташландык хәлдә. Бөтен кеше сокланып туймый торган матур Әлмәтне ямьсезләп торучы бу бина рәсми рәвештә «Әлмәт районы почтамты - «Россия почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы - «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең аерымланган структур бүлекчәсе» дип атала.

Әлеге бинага кайчанрак ремонт буласын белешү өчен филиал җитәкчесе Алсу Сәгыйть кызы Каюмовага мөрәҗәгать иттек. 

- Әйе, ремонт хакында инде үзебезгә дә әйтүчеләр булды. Бу бинада без генә түгел. Монда Таттелеком, МТС, Элитмаркет һ.б. урнашкан. Барысын бергә җыеп сөйләштек, җыелыш булды бу хакта. Һәр оешма үзе биләгән мет-раждан чыгып, тиешле сумманы бирергә риза. Җыелышка Казаннан оешманың ху-җалык идарәсе рәисе дә килгән иде. Инде ремонт өчен смета тө-зелде, Казанга раслатырга җибәрелде. Аннан соң шәһәр хакимияте белән килеш-терергә һәм тендер үт-кәрергә кирәк булачак. Хәзер нинди материаллар белән эшләү турында сүз бара. 2022 елда фасад ремонтланып бе-тәргә тиеш.

Ел бетәргә нибары 4 ай калып бара. Ә ремонт эшләре әле башланмаган. Ярый,
вакыт күрсәтер... күрмәгәнне.

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса