Әлмәт күперендә куркыныч яный
Бу турыда кайгыртучан әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә "Ххалык контроле" төркемендә язган.
Урсалыга керү юлында җәяүлеләр зонасындагы асфальт җимерелгән, бары тик металл конструкциясе генә сакланып калган.
Күпернең биеклеге 5 метрга якын, ул Дала Зәе елгасы өстенә салынган. Территорияне хәзерге вакытта уратып алганнар, әмма мөрәҗәгатьне калдыручы башкалар зыян күрергә мөмкин дип борчыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа