Җылыта!
Иртәгә, ягъни 24 март көнне болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә һәм иртән кар һәм юеш кар көтелә.
Буран чыгуы ихтимал, күз күреме 500 метрдан артмаячак.
Урыны белән бозлавык. Төнлә җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр тизлектә, көчәйгәндә 17-22 метрга җитәргә мөмкин.
Көндез кар һәм яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, көчәйгәндә 15-17 гә булачак.
Төнлә һава температурасы -3..-8 градус булса, көндез температура +1..+4 градус булачак.
Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа