24 мартка каршы төндә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һава торышы начарлану турында кисәтәләр.
Урыны белән көчле кар явуы көтелә.
Төнлә һәм иртәгә иртән секундына 17-22 метр тизлектә көчле җил фаразлана. Буран чыгуы ихтимал, күз күреме 500 метрдан артмаячак.
Юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килергә мөмкин.