Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Әлмәттә гомумшәһәр өмәсе булды

Шевченко урамындагы гараж кооперативы, 11-нче номерлы урта мәктәп янындагы мәйданчыкларда һәм Зарипов проспектында тәртип урнаштырылды.

Җыештыруда муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре, волонтерлар,  мәктәп укучылары, идарәче компанияләр, эшмәкәрләр һәм шәһәр предприятиеләре катнашты.

Өмәне экология департаменты оештырды.

Чарада 200гә якын кеше катнашты һәм сигез берәмлек техника җәлеп ителде.

Өмәдә катнашучылар өчен кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән кыр кухнясы оештырылды.

Санитар-экологик икеайлык чорында полигонга чүп-чарны кабул итү түләүсез нигездә башкарылды.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса