Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе һава шартларының начараюы турында кисәтә

Куркыныч маневрлардан сакланыгыз.

Синоптиклар фаразлары буенча, 1 майда Татарстан Республикасында көчле яңгыр, яшен, тизлеге 24 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләр максималь рөхсәт ителгән юл тизлегенә түгел, ә килеп туган юл шартларында иминлекне тәэмин итәрлек тизлекне сайларга тиеш.

Машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга куркынычсызлык каешларын эләктерергә кирәк. Балаларны алгы утыргычта 12 яшькә кадәр, арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар өчен тотып тору җайланмаларында гына йөртергә кирәк.

Катлаулы һава шартлары җәяүлеләрдән дә зур саклык таләп итә. Алар бары тик җәяүлеләр кичүе һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына юл аркылы чыгарга тиеш. Юлны аркылы чыгар алдыннан  тукталырга, барлык транспорт чараларының туктавына һәм үткәрергә әзер булуына инанырга кирәк. Бала белән юл аркылы чыкканда аны кулга алырга кирәк. Яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурилыгы турында искә төшерә. Юлда штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта 8(843)5333888 телефоны буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса