Әлмәт таңнары

Синоптиклар томан, буран һәм кар көртләре турында кисәтә

Юлларда бозлавык,  урыны белән кар көртләре.

Көньяк циклонның атмосфера фронты йогынтысында Татарстанда һава шартлары начарланачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

13 гыйнварда төнлә һәм 14 гыйнварда иртән республика буенча урыны белән, шулай ук Әлмәттә дә томан төшәчәк.

Реклама

Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.

Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, вакыты белән тизлеге секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда кар көртләре булачак, дип хәбәр итә метеорологлар.Төнлә һава температурасы -24..-26˚,аязган вакытта -28˚.  Көндез һава температурасы -12..-14˚.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: