Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле участковыйны мәсхәрәләгән

Аңа карата хөкем карары чыгарылган, аның нигезендә, 29 яшьлек иргә колония-поселениедә җәза үтәп, 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

2020 елның 2 июнендә полициягә Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз шалтырата, ул аның фатирыннан танышын куып чыгаруда ярдәм итүне сорый.
Ир аек хәлдә була һәм җәнҗал куптара. Полиция хезмәткәрләре килгән вакытта йокы бүлмәсендә әлеге йоклаган ирне уятып, фатирдан чыгып китүен үтенгәннәр.

Хатын танышыннан, үзенә карата хокукка каршы гамәлләр кылырга мөмкин, дип шикләнә. Шул чакта полиция хезмәткәре ир-атны участокка баруын сорый.

Хөкем ителүче үзен агрессив тоткан, полиция хезмәткәре адресына әдәпсез сүзләр әйтеп, сул колагына йодрык белән суга, аннан погон һәм күкрәк билгесен өзә, аны мәсхәрәли.

Барысы да тавышка чыккан күршеләр янында булган. Полиция хезмәткәре үз-үзен саклау өчен физик көч куллана, шуннан соң хөкем ителүчене полиция бүлегенә илтәләр.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән.

Судта шулай ук ир-атның элегрәк тә җинаять җаваплылыгына тартылуын, җинаятьне исерек хәлдә кылуын, шулай ук берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуын һәм яшәү урыны буенча тискәре характеристикасы булуын билгеләп үттеләр.
Хөкем карарына шикаять белдерелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса